Казанда «Хакатон-2017» Бөтенроссия форумының йомгаклау тантанасы узды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

10-12 апрельдә Казанның “Лицей-инженер үзәге” һәм сәләтле балалар өчен КНИТУ-КАИ инженер лицее мәйданчыкларында “Хакатон-2017” Бөтенроссия форумының икенче этабы узды. Әлеге форум кысаларында балалар InMoov роботын һәм пилотсыз очу аппараты модельләрен җыю буенча бәйге проектлары белән эшләде.Алар бу форумда программалау һәм веб-дизайн өлкәсендә булган проблемалар хакында фикер алышыр өчен җыела.

12нче апрель көнне әлеге форумның йомгаклау тантанасы узды. Биредә Казанның инженер лицеенда белем алучы укучыларның проект эшләре күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук, балалар 2 көн эчендә үзләре җыйган пилотсыз очу аппаратларын күккә җибәрде, кешегә охшаган InMoov роботын тәкъдир иттеләр.

Форумның йомгаклау көне кысаларында укучылар өчен Kuka һәм “Эйдос Медицина” компанияләре мастер-класслар оештырды, КНИТУ КАИ милли үзәге, лазерлы технологияләр һәм кванта үзәгенә экскурсия үздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International