Казанның 90нчы гимназиясендә парламент дәресе уздырылды

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

 Казанның 90 нчы гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында парламент дәресе узды. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. Алар иң элек гимназия янындагы спорт мәйданчыгы һәм анда сәламәтлекләрен ныгытучы балалар белән танышты. Шуннан соң гимназиянең актлар залында парламент дәресе башланып китте. Бирегә 5 сыйныфтан алып, чыгарылыш сыйныфларына кадәр чакырылган. Дәреснең темасы - "Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем"дип атала.

Мәгълүм булганча, мондый чаралар Татарстан парламенты тарафыннан 2009 елдан бирле уздырыла. Беренче елны дәресләр "Законнар кайда барлыкка килә?" темасына багышланган булса, узган ел республика мәктәпләрендә укучылар өчен "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасына парламент дәресләре үткәрелде. Парламент дәресләре кысаларында конкурс та оештырыла. Быел ул 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Башлангыч сыйныфларда укучылар арасында рәсемнәр бәйгесе, 5-9 сыйныфлар арасында иншалар, 10-11 сыйныфлар арасында эсселәр һәм "Татарстанның мәдни брендлары", "Безнекеләрне бел!" темаларына мәгълүмати роликлар, "Татарстан стратегиясе - минем стратегиям" темасына мәктәп проектлары бәйгесе узачак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International