"Россиянең педагог-психологы"-2016 Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Ул Сочи шәһәрендә 3нче октябрьдән 11нче октябрьгә кадәр уздырылды. Татарстан данын "Педагог-психолог-2016" бәйгедә Казанның Совет районындагы 72нче мәктәбенең педагог-психологы Мәдинә солтанова яклады.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Мәдинә Солтанова "Ата-аналарны психологик агарту мәктәбе гореф-гадәтләрен үстерү" номинациясендә җиңү яулады һәм Россиянең мәгариф өлкәсе психологлары Федерациясенә керергә чакыру алды.
Бәйгедә Россиянең өлкәләреннән 32 педагог-психолог катнашты.