38 районнан килгән белем бирү оешмалары "Казан" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр

2016 елның 24 сентябре, шимбә

Бүген "Казан" агросәнәгать паркында мәктәп, көллият, техникум укучыларының республикакүләм авыл хуҗалыгы эшләнмәләре ярминкәсе үза. Ярминкәдә Тататрстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Татарстанның мәктәп, көллият, техникум, өстәмә белем бирү үзәге һәм мәктәпара укыту комбинаты коллективлары авыл хуҗалыгы эшләнмәләре, бакча өчен товарлар, тегү, пешекчелек эшләнмәләре, көн-күреш кирәк-яраклары тәкъдим иттеләр. Шулай ук ярминкәдә яшь осталарның үз куллары белән ясалган эшләнмәләрен дә алырга мөмкин иде.

"Безнең яшь буын эшлекле, ъз куллары белән эйбер ясый белә, бу бик яхшы күренеш. Бу республикабызның киләчәге ышанычлы кулларда дигән сүз",- дип ассызыклады Римма Ратникова.

Энгель Фәттахов республика белем бирү оешмаларының карамагында бөртекле культура һәм яшелчә, җиләк-җимеш үстерү өчен 10 мең га якын җир булуын әйтеп үтте.

"Бу елны ярминкәдә республиканың 38 районыннан мәктәп һәм һөнәри белем бирү оешмалары катнаша.Һәрбер район үзенең җитештермәләрен тәкъдим итү белән генә чикләнмичә, укучылар әзерләгән иҗади номерлар да күрсәтә. Чып-чын бәйрәм килеп чыкты",- дип искәртте министр.

Ярминкәдә катнашучылар сату өчен 500 т артык яшелчә, 100 т артык бөртекле культура һәм башкаларны алып килгәннәр. 

Исегезгә төшерәбез, мондый ярминкәләр һөнәри белем бирү сыйфатын күтәрү максатыннан инде 1985нче елдан бирле уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International