Алабугада VII Халыкара укытучылар фестивале уза

2016 елның 9 августы, сишәмбе

8 августта  Алабугада VII Халыкара укытучылар фестивале ачылды. Тантаналы ачылышта республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм КФУ ректорының беренче урынбасары Рияз Минзарипов катнашты.

Әлеге чара белән республикада укытучыларның август конференцияләре ачыла, дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов. "Өч көн биредә, Алабугада мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышабыз, аннары башка мәйданчыкларда профессиональ, милли, дуаль белем бирүне үстерү турында сөйләшү алып барабыз. Төп чаралар Лаеш районында һәм Иннополис шәһәрендә узачак. 21-23 августка татар теле укытучылары съезды планлаштырылган", - дип сөйләде министр.

Быел Татарстан мәктәпләре 75 автобус алачак, моннан тыш, мәктәп автопаркы федераль программа исәбенә өстәмә тулыландырылачак дип көтелә, диде Энгель Фәттахов. Республика укытучылары 10 мең яңа ноутбук ала дигән хәбәрне педагоглар көчле алкышлар белән кабул итте. Укытучыларны ноутбук белән тәэмин итү өчен республика бюджетыннан 200 млн сум акча бүленеп биреләчәк.

Соңгы елларда республикада мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасы сизелерлек яңартылды. Быел мәктәпләрне капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнде. 5 елда барлыгы 700 мәктәп ремонтланган. Мәктәпкәчә учреждениеләрне ремонтлау эшләре башланды, 900 балалар бакчасын төзекләндерү планлаштырыла. Республикада урта һөнәри белем бирү учреждениеләре базаларында яңа ресурс үзәкләре ачыла.

"Әмма бүген иң мөһиме сез, хөрмәтле укытучылар, республиканың киләчәге нәкъ сездән тора. Безнең бурыч, Казандамы яки авылдамы укуына карамастан, балага сыйфатлы белем бирү. Төгәл структура, көчле мәгариф үзәкләреннән тыш без моңа ирешә алмаячакбыз", - диде министр.

Германия, Австрия, АКШ, Латвия, Эстония, Белоруссия, Казахстан һәм, әлбәттә, Россия – быел фестиваль географиясе шундый. Бу илләр вәкилләре Татарстанга үзләренең уникаль укыту ысулларын алып килгән. Өч көндә 45 модератор 100 дән артык мастер-класс үткәрәчәк, фестиваль мәйданчыгында илнең төрле почмакларыннан 1,5 меңгә якын белгеч булачак.

Киңкүләмле чара 10 августта тәмамлана, фестиваль конкурсларына нәтиҗә ясала, дипломнар һәм сертификатлар тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International