Илдар Халиков WorldSkills Russia чемпионаты финалчылары белән очрашты

2016 елның 3 мае, сишәмбе

29 апрельда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков  Хөкүмәт йортында 23-27 майда Красногорскида узачак WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалында катнашырга тиешле Татарстан командасы белән очрашты. 

"Без Россия, Татарстан һәм Казан 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын үткәрү хокукын яулау белән горурланабыз, өстәвенә, көндәшләр дә җитди булды", - диде И.Халиков. Аның сүзләренчә, моңа республиканың күп кенә зур күләмле чаралар үткәрү тәҗрибәсе булганга ирешелгән.

Татарстан Премьер-министры ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путин ил җыелмасын дөнья чемпионатына әзерләүгә аерым игътибар бирә. "Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сезгә активлык, ярышларда катнашкан һәм җиңгән өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде ТР Хөкүмәте башлыгы илкүләм чемпионаты финалчыларына мөрәҗәгать итеп.

 Россиянең 74 төбәге WorldSkills хәрәктенә кушылган. "Барлыгы 97 төбәк чемпионаты үткәрелде, аларда 10 меңнән артык кеше чыгыш ясады, 15 мең эксперт катнашты. Ярышларны ярты миллионнан артык тамашачы карады", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Быел апрель башында Казанда ачык төбәк чемпионаты үтте, ул югары дәрәҗәдә уздырылды. Моннан тыш, Татарстан вәкилләре Саранскида узган илкүләм чемпионатның ярымфиналында катнашты, алар анда гомумкоманда ярышында беренче урын алды. "Теләсә нинди җиңү - бары башлангыч кына, алга барырга кирәк. Алда Красногорскида илкүләм чемпионаты финалы. Ул тагын да катлаулырак булачак. Анда сез булган барлык белемнәрегезне күрсәтерсез дип өметләнәм һәм без командабыз белән горурлана алачакбыз", - диде Халиков. Төп көндәшләр арасында ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе командаларын атады. Финалчылар өчен май бәйрәмнәре әзерлектә үтәчәк, дип белдерде Премьер.

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов искәрткәнчә, Саранскида узган илкүләм чемпионатның ярымфиналында Татарстан командасы 23 призлы урын: 11 алтын, 4 көмеш һәм 5 бронза медаль, остлык өчен 2 медаль, шулай ук прзентация компетенциясендә 2 нче урын алды. "Хәзерге вакытта төбәк чемпионаты һәм Саранскида узган илкүләм чемпонаты ярымфинаты нәтиҗәләре буенча илкүләм чемпионатта катнашу өчен 39 компетенция буенча Татарстан җыелма командасы оештырылды. 11 компетенция буенча без Саранскида беренче урын алды. 28 һөнәр буенча төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча республика җыелмасы финалга Идел буе федераль округыннан туры катнаша, чөнки чемпионат ачык форматта башка төбәкләр катнашында узды, - дип хәбәр итте ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары. - Моннан тыш, Татарстан "Татар ашлары", "Коткару эшләре" һәм "Геодезия" презентация компетенцияләрендә дә катнашачак".

А.Поминов билгеләп узганча, Красногорскида узачак финалда Татарстан җыелмасына тагын да ышанычлырак нәтиҗә күрсәтү зарур.

Очрашу азагында ТР Премьер-министры Илдар Халиков яшьләргә яхшы нәтиҗәләр һәм яңа җиңүләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International