Казанда “Мәгариф. Карьера” XVI махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Мәгариф. Карьера” XVI махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырыла.  Аның эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70ләп белем бирү учреждениесе катнашырга теләк белдерде. Күргәзмә түбәндәге бүлекләр буенча туплана: югары һәм махсус урта уку йортлары; һөнәр училищелары, мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр; чит илдә белем эстәү; балалар лагерьлары; өстәмә белем бирү, квалификацияне күтәрү, тел өйрәнү курслары, дистанцион белем алу; кадрлар агентлыгы, Казан каласы предприятиеләренең кадрлар бүлекләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре; мәгърифәти, фәнни, аңны үстерүгә йөз тоткан, махсуслаштырылган һәм матур әдәбият; белем бирү процессында файдалану өчен җиһазлар; мәктәп кирәк-яраклары, канцелярия товарлары; оргтехника, мультимедиа җиһазлары; аңны үстерә торган комьютер уеннары, программалар тәэминаты; лаборатор кабинетларны җиһазлау; эш урыннары ярминкәсе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International