Казанда “Коррупциягә каршы тору фронты” коррупциягә каршы актив мәктәбе тәмамланды

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

21 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә Коррупциягә каршы тору фронты” коррупциягә каршы актив мәктәбе узган.

2007 нче елдан “Татарстан Республикасының иҗади яшьләре академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы яшьләр һәм студентлар даирәсендә ришвәтчелеккә каршы тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән “Бирмәскә – алмаска!” Республика балалар, студентлар һәм яшьләр коррупциягә каршы программасын гамәлгә ашыра.

Программа кысаларында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан “Коррупциягә карыш тору фронты” мәктәбен уздыру планлаштырылган. Анда яшьләр арасында актив булган 80 ләп кеше – ТР шәһәрләрендә һәм үзләренең белем бирү оешмаларында коррупциягә каршы эшчәнлекне гамәлгә ашыруда кызыксынган коррупциягә каршы студентлар комиссияләре әгъзалары һәм студентлар үзидарәсе активистлары катнашкан.

Мәктәп эшчәнлегенең төп юнәлеше – яшьләр арасында коррупциягә каршы фикерләүне тәрбияләүгә юнәлдерелгән проектлар әзерләү. Мәктәпне уздыру нәтиҗәләре буенча катнашучылар ТР уку йортлары территориясендә социаль акцияләрне тормышка ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International