Азнакайлылар психологик-педагогик хезмәткә таяна ала

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбе базасында урнашкан психологик-педагогик хезмәт пункты ныклы таяныч булып тора. Үзәккә психологик ярдәмгә мохтаҗ һәркем мөрәҗәгать итә ала.

Пункт агымдагы елның сентябрь башыннан эшли башласа да, кичә, ягъни 24 ноябрьдә аны рәсми ачу тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов район өчен аның бик кирәкле хезмәт булуына игътибарны юнәлтеп, педагогларга эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International