Уку елы башыннан Татарстан мәктәпләрендә ришвәтчелеккә каршы юнәлтелгән 10 меңнән артык дәрес үткәрелде

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына быел 10 айда гражданнардан 6 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителгән. Шулардан 248е коррупция мәсьәләсенә кагыла.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев хәбәр итте. Дәүләт хакимияте органнары һәм гражданлык җәмгыятьләре институтлары арасында үзара элемтә темасына бгышланган очрашуда шулай ук ТР Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТР Җәмәгать палатасының гражданлык җәмгыятьләре институтларын үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Кирилл Пономарев, “ТР Иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов катнашты.

Алексей Панкратов билгеләп узганча, Татарстанда коррупциягә каршы сәясәт 2 төп юнәлешне күз уңында тота. Беренчесе – әлеге сәясәтне тормышка ашыруга гражданлык җәмгыятен җәлеп итү, икенчесе – гражданнарда ришвәтчелеккә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

ТР Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе оештыру бүлеге мөдире коррупциягә каршы көрәшнең халыкара программаларына мөрәҗәгать итеп, алар нигезенә репрессив булмаган ысуллар өстенлеге идеясе, җәмгыять алдында җаваплылык концепциясе салынганлыгын ассызыклады. “Алга киткән илләрдә демократия 3 төп элементка – капитал, хакимият һәм гражданлык җәмгыятенә нигезләнеп корыла. Әлегә Россиядә көче буенча капитал һәм хакимияткә тиңдәш булырлык гражданлык җәмгыяте үсеш алмаган. Бүген аны булдыру юнәлешендә җитди эш алып барыла”, – диде спикер бу уңайдан.

Очрашуда Тимерхан Алишев ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коррупция һәм аңа карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү юнәлешендә эшчәнлеге турында бәян итте. Аның әйтүенчә, белем бирү оешмаларында бу темага бәйле материаллар уку программасы кысаларында, аерым алганда, тарих, җәмгыять белеме, икътисад һәм хокук дәресләрендә, шулай ук укучыларда коррупциягә каршы хокукый культура тәрбияләүгә юнәлтелгән электив курсларда карала. Бу максатларда республиканың барлык мәктәпләрендә 4 укыту-методик ярдәмлеге кулланыла. Алар ярдәмендә укучылар коррупция, аның чагылышлары, таралу сәбәпләре, тискәре нәтиҗәләре һ.б. мәсьәләләр белән якыннан таныша. Хәзерге вакытта бу юнәлештә яңа укыту-методик ярдәмлекләре һәм төрле яшьтәге балаларга исәпләнгән эш дәфтәрләре әзерләнә, дип сөйләде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары. Ул ришвәтчелеккә каршы көрәштә укытучының роле аеруча зур булуына игътибар юнәлтеп, хәзер алар 3 ел саен квалификация күтәрү курслары уза, әлеге курслар программасына антикоррупцион белем бирүгә бәйле модуль дә кертелә, дип искәртте.

Министрлык ришвәтчелеккә каршы юнәлтелгән дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар уздыруга мониторинг үткәрә. Мониторинг нәтиҗәләре буенча 2015-2016 уку елында бу юнәлештә 10 меңнән артык дәрес үткәрелгән булуы билгеле.

Ришвәтчелеккә каршы тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатында, мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында республикакүләм иҗади конкурслар үткәрелә. Алар арасында ТР урта гомум белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныфлары өчен “Будущее моей страны – в моих руках” һәм милли мәктәпләрдә белем алучылар өчен “Скажем коррупции “Нет!” иншалар конкурслары, “Надо жить честно” балалар рәсемнәре конкурсы, һөнәри уку йортлары студентлары өчен “На страже закона, против коррупции” иҗади эшләр конкурсы бар. Ел саен аларда 900дән артык кеше катнаша.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу юнәлештә иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшли. Әйтик, быел октябрьдән декабрьгәчә коррупциягә каршы агартуга юнәлтелгән “Честный Татарстан” фикер алышу клублары эшли. Проект “ТР Иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Валентин Шахобалов сүзләренчә, аның кысаларында һөнәри белем бирү оешмалары студентлары активы белән очрашулар һәм “Брейн-ринг” интеллектуаль уены буенча чемпионат уздырыла. Соңгысында барлыгы 70ләп команда катнашкан. Финалга шуларның 15е үткән.

Тимерхан Алишев билгеләп узганча, мәгариф системасы, институт буларак, үзе дә коррупция чагылышларына дучар була. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына гражданнардан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр шул хакта сөйли.

Төгәлрәк әйткәндә, быел гыйнвар-октябрь айларында җәмгысе 5847 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шулардан 248е коррупция мәсьәләсен колачлый. Соңгылары буенча юридик һәм вазифаи затларга мөнәсәбәттә административ хокук бозу турында 11 беркетмә төзелгән. Алар буенча билгеләнгән штрафларның иң зурлары Түбән Каманың аерым фәннәр тирәтен өйрәнелә торган 31нче урта мәктәбенә ( 100 мең сум), Казанның Совет районы 114нче балалар бакчасына (170 мең сум) салынган.

Шул ук вакытта белем бирү оешмаларында ата-аналардан законсыз акча җыю проблемасы һаман да актуаль булып кала бирә. Тимерхан Алишев искәртеп узганча, быел ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Белем бирү оешмаларында бюджеттан тыш акча җәлеп итү, мәдәни-массакүләм чараларга бару, туристик сәяхәтләр оештыру буенча киңәшләр турында”гы хат әзерләнеп, мәгариф идарәләренә юлланган. Документта бюджеттан тыш чаралар җәлеп иткәндәге гамәлләр алгоритмы төгәл язылган.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары шунысына да игътибар юнәлтте: гражданнардан ата-аналардан акча җыюга бәйле кабул ителгән мөрәҗәгатьләр саны, 2014 ел белән чагыштырганда, өчтән бер өлешкә кимегән. “Шул рәвешле, әлеге проблема бөтенләй юкка чыкмаса да, әкренләп кими, күп кенә мәсьәләләр закон нигезендә хәл ителә”, – дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International