2015 елның 20 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә "Россиянең ел тәрбиячесе-2015" Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстаннан Бөгелмә шәһәренең 14нче прогимназиясе тәрбиячесе Людмила Барабошкина "Хезмәттәшлек педагогикасы" номинациясендә җиңү яулады. "Россия ел тәрбиячесе-2015" конкурсының абсолют җиңүчесе дип Санкт-Петербург шәһәреннән Наталья Одинцова табылды.
Людмила Анатольевнаны һөнәри бәйгедә лаеклы җиңүе белән котлыйбыз. Россиянең иң яхшы 65 тәрбиячесе арасыннан номинациядә җиңү яулау - бу зур күрсәткеч һәм хезмәт! Аңа алга таба да уңышлар телибез, зур җиңүләребез әле алда!