Энгель Фәттахов һәм Наил Мәһдиев Яр Чаллыда "Фиалка" дип аталган яңа балалар бакчасы ачтылар

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
6 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә "Фиалка" дип аталган 116нчы номерлы яңа балалар бакчасы ачылды. Ул Кызыл Чаллы микрорайонында урнашкан. Балалар бакчасының ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты рәисе Наил Мәһдиев катнашты. Балалар бакчасы медицина блогы, психология кабинеты, балаларны туган телгә өйрәтү кабинеты, музыка һәм спорт заллары, сенсорлы бүлмә белән җиһазландырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International