Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча I республикакүләм олимпиада

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
7 майда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча I республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы үткәрелә. Олимпиаданың читтән торып үткәрелгән этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән йөздән артык мәктәп укучысы Татарстан тарихын белүдә язмача көч сынашачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча I республикакүләм олимпиада ике этапта уза: читтән торып һәм йомгаклау этабы. Читтән торып үткәрелгән сайлап алу этабы 2015 елның 2-12 апрелендә Казан федераль университеты порталында интернет-тестлар формасында үткәрелде. Сынауларның әлеге этабында Татарстан мәктәпләрендә 8-11 сыйныфларда укучы өч меңгә якын укучы катнашты. Биредә Түбән Кама, Мөслим, Чистай, Кайбыч, Саба, Буа, Яшел Үзән районнары һәм Казан шәһәре укучылары активлык күрсәтте.
Олимпиаданы оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты. Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча I республикакүләм олимпиаданың төп максаты – укучыларда Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнүдә кызыксыну, татар халкы мәдәнияте һәм тарихына карата сакчыл мөнәсәбәт уяту. Олимпиада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International