Республикада квалификацияне күтәрү программаларын бәяләү буенча экспертлар советы эшли башлый

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
2014 нче елның 12 нче декабрендә белем күтәрү һәм һөнәри әзерлек программаларын (модульләрен) бәяләү буенча Республика Экспертлар советы утырышы үткәрелә.
Экспертлар советы республикада мәгариф хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрүнең персонифицияле моделен тормышка ашыру максатыннан беренче тапкыр оештырылды.
Экспертлар советы составына Казан шәһәре һәм республиканың иң яхшы педагоглары, балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр җитәкчеләре, вуз галимнәре кертелде.
Бүгенге көнгә советның оештыру комитетына белем бирү оешмаларыннан (вузлардан, урта һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары) 300дән артык программа кабул ителде. Белем күтәрү программаларын тормышка ашыру буенча сайлап алуда өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә эшчәнлек алып барырга хокук бирүче лицензиясе булган белем бирү оешмалары гына катнаша ала.
12 нче декабрьдән 20 декабрьгә кадәр Экспертлар советы әгзалары өстәмә һөнәри программаларның региональ реестрын булдыру максатыннан бәйле булмаган экспертиза үткәрәчәк.
Республика Экспертлар советы үткәргән экспертиза нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган программалар өстәмә һөнәри белем бирү программаларының региональ реестрына кертеләчәк, һәм белем бирү оешмалары 2015 нче елда Татарстан Республикасында мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрүне оештыру мөмкинлеге алачак.
Шулай итеп, яңа модель белем бирү оешмаларының мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү программаларын (модульләрен) тормышка ашыруда ачык һәм ирекле рәвештә катнаша алуларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Һәрбер укытучы расланган өстәмә һөнәри белем бирү программалары реестрыннан программа сайлау, белемен күтәрүне кайда һәм нинди формада үтәчәген үзе билгели алу хокукы ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International