Түбән Камада кадет мәктәпләрендә укыту-тәрбия процессын камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

1 ноябрьдә Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы базасында РФ Президент Аппаратының Идел буе федераль округындагы  вәкаләтле вәкиле Юрий Золотарев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында Идел буе федераль округы кадет мәктәпләре һәм кадет мәктәп-интернатлары җитәкчеләре өчен округ җыелышы узды.

Идел буе федераль округы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм кадет корпуслары директорлары укыту-тәрбия процессын камилләштерү, федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында кадет мәктәпләре педагогик хезмәткәрләренең компетентлыгы дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре хакында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International