Казанда педагогик аттестацияне алдынгы Интернет-технологияләр кулланып электрон форматка күчерү хакында фикер алыштылар

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

23 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында  педагогик аттестация барышын  алдынгы Интернет-технологияләр кулланып “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” системасына электрон форматка күчерү  мәсьәләләре хакында республикакүләм җыелыш узды. Аттестацион эксперт комиссияләре,  көллият һәм техникум директорлары урынбасарлары, методистлары яңа форматта педагогик аттестация уздыруның үзенчәлекләре турында фикер алышты, яңа программа продукты кулланганда кирәкле документларны барлау вакытында барлыкка килгән типик хаталарны анализлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International