Быел ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы буенча 200 дән артык кеше грантлар алган

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Быел Татарстан Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы кысаларында 222 кеше грант алды. Бу хакта  ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фәни министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.
“Алгарыш” грант программасы 2006 елдан бирле гамәлдә, дип искәртте спикер. Бу чорда 3137 кеше грант алган. Агымдагы елда грант алучылар исәбендә студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, профессор-укытучылар составы, инглиз теле укытучылары, гомум белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, проект төркемнәре, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре белгечләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре дә бар.
“Югары һөнәри белем бирү учреждениеләре номинациясе кире агымны күзаллата, ягъни грант программасында беренче тапкыр белгечләребезне каядыр җибәрмибез, ә әйдәп баручы вузларыбызга чит иллрәдән аерым курслар алып бару өчен белгечләр чакырабыз”, - дип аңлатма бирде А.Поминов.
Ул докладында быел “Алгарыш” программасына кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.
“Партнер программалары” юнәлеше урынына “Яшь белгечләр” барлыкка килде. Шулай итеп, киң даирә программадан куллана ала”, - диде докладчы.
Моннан тыш, “Ике диплом” яңа юнәлеше пәйда булды. Ул бер яки берничә чит ил вузлары белән мәгариф программасын гамәлгә ашыруны күздә тота. “Шулай итеп, ике мәгариф оешмасының (Россия һәм чит ил) дипломнарын тапшыру планлаштырыла”, - дип билгеләп үтте А.Поминов.
“Алгарыш” мәгълүматлар базасының интерактив системасы эшләнгән һәм кертелгән. Системаның төп бурычы – “Алгарыш” программасында катнашучылар турындагы мәгълүматны автоматлаштырылган рәвештә җыю, эшкәртү һәм саклау, грант алучыларның килешү таләпләрен үтәвен контрольдә тоту, шулай ук программаны тәмамлаучыларның һөнәри казанышлары турындагы мәгълүматлар банкын формалаштыру.
Спикер шулай ук “Глобаль мәгариф” федераль программасы турында да сөйләде. “Кичә чит илдә укырга гаризаларны теркәү мөмкинлеге ачылды. “Глобаль мәгариф” “Алгарыш” программасына 80 процент охшаш. Ул программаны эшләүчеләр татарстанлылар белән киңәшләшеп эшләде”, - дип ассызыклады А.Поминов.
Программаларның охшашлыкларына карамастан, сизелерлек аермалар да бар. “Глобаль мәгариф” программасында вузлар исемлеге чикләнгән, бары тик 214 уку йортында гына укырга мөмкин. Моннан тыш, Россия вузларын да уку өчен акча бүлеп бирү каралмаган. Грант алучыларга укып бетергәч эшкә урнашу өчен ТР ның 19 предприятиесе исемлеге билгеле.
“Глобаль мәгариф” программасы социаль өлкәдә фән, педагогика, медицина һәм инженер кадрларын, идарәче кадрларны саклау һәм арттыруга, чит ил мәгариф оешмаларына мөстәкыйль рәвештә укырга кергән Россия гражданнарына эшкә урнаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Кандидатка карата таләпләрнең берсе - эш бирүче оешмада 3 ел чамасы эшчәнлек алып бару. Докладчы сүзләренә караганда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укып бетергәч Татарстанга кайтмаган грант алучыларны кайтару эше алып барыла. Быел судка 23 иск гаризасы бирелгән, суд утырышы барышында 12 иск кире алынган. Алты грант алучы буенча 3 млн 850 мең сумга суд карары чыгарылган. Тагын биш грант алучы буенча исклар суд органнары каравына тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International