Татарстан Президенты Апас районында яңа балалар бакчасы ачты

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районына эш сәфәрендә Свияжный бистәсендә яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе республика бюджеты хисабына төзелгән. 2013 елның октябрендә башланган төзелеш эшләре бәясе 60 млн сум чамасы тәшкил иткән. Объектның гомуми мәйданы – 1,3 мең кв метрдан артык.

Яңа балалар бакчасында дүрт төркем эшләячәк. Биредә музыка-спорт залы, логопед бүлмәсе, методика һәм медицина, аш әзерләү һәм кер юу бүлмәләре бар. Учреждение территориясендә уйнау һәм спорт белән шөгыльләнү өчен 4 мәйданчык ясалган. Учреждение тулысынча диярлек кадрлар белән тәэмин ителгән.

 Свияжный бистәсендә 500 чамасы кеше яши. 80 урынга исәпләнгән бакчага күрше торак пунктларда яшәүче балалар да йөриячәк.

Бүген мәртәбәле кунаклар өчен балалар бәйрәм чыгышы әзерләгән иде.  Тантанада ТР Президенты, республиканың киләчәге балаларның нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле, дип билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа балалар бакчасында тудырылган шартлар шәһәр мәктәпкәчә учреждениеләреннән берни белән дә аерылмый, бу исә һәр балага сыйфатлы белем бирү мөмкинлеге бирә.

Татарстан Президенты Апас районына эш сәфәрендә халык җыенында да чыгыш ясады. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов район активы белән дә очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International