“Татар халкы һәм Татарстан тарихы” фәне буенча укучылар арасында уздырыла торган IV республикакүләм конкурсның 2 нче тур йомгаклары

2009 елның 27 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге белән берлектә 2004 елдан башлап өлкән сыйныф укучылары арасында “Татар халкы һәм Татарстан тарихы” буенча республика конкурсы уздырып килә.
Быелгы конкурс IV тапкыр уздырылды. Комиссия 181 эшне карап анализлады.
24 апрель көнне Казан шәһәренең 149 нчы номерлы лицеенда конкурсның 2 нче турына йомгак ясалды. Бәйге бердәм дәүләт имтиханы формасында үткәрелде һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелде.

8-9 НЧЫ СЫЙНЫФЛАР АРАСЫНДА

I урын – Габдрахманов Нияз (28 балл) Арча районының 3 нче гомуми урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
II урын – Фролова Ксения (25 балл) Түбән Кама шәһәренең 32 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.
III урын – Нургалиев Ильяс (25 балл) Кукмара районының 4 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

10 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА

I урын – Фахарова Гүзәл (40 балл) Кукмара районының Мәмәшир урта мәктәбенең укучысы.
II урын – Скрябин Иван (39 балл) Яшел Үзән шәһәре 3 нче гимназиянең укучысы.
III урын – Шәяхмәтова Эльвира (39 балл) Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин ис. гимназиянең укучысы.

11 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА

I урын – Хафизова Алинә (39 балл) Апас районы Борнаш урта мәктәбенең укучысы
II урын – Мишечкина Марианна (33 балл) Лениногорск районы Тимәш урта мәктәбе укучысы.
III урын – Нәбиева Наилә (32 балл) Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе укучысы.

Конкурсның 2 нче турында җиңүчеләргә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Фотография с сайта: http://www.kazan-kremlin.ru/museums/statehood/


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International