Мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт БДИ вакытында һәр регионга үз федераль инспекторын җибәрәчәк

2014 елның 18 апреле, җомга
Мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт федераль инспекторлар өчен “2014 елда БДИ үткәрүдә мониторинг системасы үсеше” дип аталган ике көнлек семинар уздыра. Чарада 100гә якын кеше, шул исәптән регионнар һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә катнаша.
Федераль инспектор статусы быел беренче мәртәбә кертелә. Алар киң хокукларга ия булачак: теләсә кайсы экзамен пунктына керә, БДИ оештыруда тиешле таләпләрнең үтәлү-үтәлмәвен күзәтеп тора, регионда экзамен комиссиясе составына керә алалар. Шулай ук инспекторлар экзаменда тәртип бозуларны ачыклаган очракта экзаменны гамәлдән чыгару турындагы сорауны күтәрү хокукына ия.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International