Казанның Совет районында 1 сентябрьдә яңа мәктәп ачылачак

2024 елның 27 апреле, шимбә

Аны Белем көненә ачарга, ә барлык төзелеш эшләрен 1 августка тәмамларга ниятлиләр. Бүгенгә мәгариф учреждениесенең юнәлеше - экологик-технологик профиль билгеләнгән. "Мәгариф" илкүләм  проекты буенча төзелә торган уку йортында 612 урынлы ашханә, киңәйтелгән спорт залы һәм химия һәм биология өчен профильле кабинетлар җиһазландырылачак. Мәктәп 25,5% әзер. Бүген Казан мэры Илсур Метшин төзелеш эшләренең барышы белән танышты.

Яңа мәктәп өчен урын очраклы сайланмаган. Киләчәктә актив төзелә торган микрорайонда якынча 14 мең кеше яшәячәк. Шуңа күрә яңа уку йорты якындагы мәктәпләрне дә  бушатачак. Моннан тыш, янәшәдә 340 урынлы балалар бакчасы бар, тагын берсен (50 урынлы) ел ахырына тапшыру планлаштырыла, проекттта поликлиника төзү һәм бассейнлы «Манеж» спорт корылмасын алыштыру планлаштырыла.

Мәктәп 25,4 мең кв.м мәйданны били. Өч катта уку кабинетлары, 612 урынлы  ашханә һәм актлар залы урнашачак. Мәктәп коллективын әлегә җыялар, ә директор инде билгеле, Гөлназ Галиева булачак.

Мәктәпнең юнәлеше экологик-технологик , исеме - "Ватан", шуңа күрә дизайн концепциясе табигать темасы белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International