2024 елда "Тоталь диктант"ны Россия халыклары телләрендә язарга мөмкин булачак

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Милли диаспора вәкилләре 2024 елда туган телендә "Тоталь диктант" яза алачак. Диктант текстының бер өлешен мари, осетин, чуваш, татар, удмурт һәм Россия халыкларының башка кече телләренә күчерәчәкләр, дип хәбәр иттеләр диктант матбугат хезмәтендә.

Проект Россия телләрен саклау  кысаларында РФА Тел белеме институты белән берлектә уздырыла. Быел ул "Тоталь диктант" акциясе кысаларында икенче тапкыр узачак.

"Тоталь диктант" акциясе - активистлар һәм волонтерлар көче белән гамәлгә ашырыла торган иҗтимагый проект. Беренче тапкыр ул 2004 елда Новосибирск дәүләт университетының гуманитар факультеты студентлары акциясе буларак узды. Аның максаты - белем бирүнең һәркем өчен мөһим булуын күрсәтү, рус телен өйрәнү җиңел түгел, әмма мавыктыргыч һәм файдалы дип ышандыру, русча язарга һәм сөйләшергә теләгән һәркемне берләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International