«Яңа буын мәктәп китапханәләре» республика форумы

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

2024 елның 12 апрелендә Казан шәһәре Совет районының «М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназия» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Яңа буын мәктәп китапханәләре» республика форумы узды.  Быелгы тема “Мәгариф системасында мәктәп китапханәләренең роле һәм урыны” . Форум чаралары традицион форматларда узды:  пленар утырыш, тематик мәйданчыклар, мастер-класслар һәм «2024/25 уку елына уку әдәбияты яңалыклары» темасына күргәзмә.

 Форум эшендә Татарстан Республикасының 100 дән артык китапханә белгечләре катнашты,  районнарның мәгариф бүлекләрен (идарәләрен) дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләләрен алып баручы методистлар, федераль нәшриятлар вәкилләре,   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

"Мәгариф системасында мәктәп китапханәләренең роле һәм урыны" пленар утырышының модераторы ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова булды. Чараның төп спикерлары: Филипп Ринат улы Шакиров - Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы дәреслекләре буенча Фәнни-методик советның җаваплы сәркатибе, «Мәгарифне үстерү стратегиясе институты» ФДБФУнең укыту-методик материалларына һәм цифрлы контентына экспертиза үзәге мөдире,  Александр Викторович Хохлов - «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең укыту-методика эше буенча проректоры,   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы  Илгиз  Халиков,   һ.б лар катнашты.

 Аннары «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе», «Укучы әни - укучы ил», «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чараларда җиңүчеләр һәм призерларгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының грамоталарын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International