15 марттан 25 мартка кадәр Сочида ятим балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләр командалары арасында “Яңарыш” Бөтенроссия шахмат ярышлары узды. Татарстанны Лениногорск балалар йорты һәм Лаеш балалар йорты тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Бөтен Россиядән барлыгы 49 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Лениногорск балалар йортында тәрбияләнүчеләр гомумкоманда ярышында 11 нче , Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр 16 нчы урынны алдылар.