ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2016 ел
җомга

2015-2016нчы уку елында укучыларның бөтенроссия олимпиадасын уздыру нәтиҗиләре буенча бөтенроссия җыелышы үз эшен дәвам итә. Кунакларны сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты җитәкчесе Павел Сергоманов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү академиясенең Белем бирү сыйфатын мониторинглау институты җитәкчесе Валентина Абатурова,  Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү академиясе доценты марина Цветкова чыгыш ясады. 

2016нчы елның 18нче октябрендә «Ш.У.С.Т.Р.И.К.» Бөтенроссия фәнни-гамәли һәм инновацион иҗат бәйгесенә  йомгак ясалды. Татарстан Республикасыннан дүрт укучы бу бәйгедә җиңү яулаый алды. "IT-эшләнмә" номинациясендә Андрей Баканин белән Алексей Поникаров (Казан),  "Ирекле тема" номинациясендә Яр Чаллыдан Тимур Трутнев һәм Кирилл Левин җиңделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International