ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Ел саен 10 ноябрьдә, бөтен дөньяда фәннең файдасын арттыру максатында, Бөтендөнья фән көне билгеләп үтелә. Бу көн ял көне дип игълан ителмәсә дә, барлык илләрдә Бөтендөнья фән көне белән бәйле чаралар уздырыла.

8 ноябрьдә Саров шәһәрендә югары сыйныф укучылары арасында “А.Н. Колмогоров истәлегенә кубок” дип исемленгән XVIII Халыкара математика турниры узды. Әлеге турнирда республикабыз данын яклаган тугызынчы сыйныф укучылары (Әмир Ягудин һәм Камилә Мөхәммәтшина, Артур Бикеев (Казан шәһәренең 113нче лицее), Алия Хәсәнова (Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе), Яков Шубин һәм Рәсүл Хакимуллин (Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясе)) беренче урынны яулады һәм яшүсмерләр лигасында Кече кубок белән бүләкләнде.

Татарстаннан өч педагог  математика укытучылары арасында «Профи-край» Бөтенроссия олимпиадасы призерлары булды. Җиңүчеләр арасында Чаллыдан ике укытучы Любовь Баева (26 нчы гимназия) һәм Нәсим Шәфиков (лицей-интернат), шулай ук Түбән Каманың 24 лицей-интернатыннан Алмаз Хәмидуллин бар.2 ноябрьдә Мәскәүдә Бөтенроссия олимпиадасының финалы узды, анда 34 төбәктән 2,5 меңнән артык педагог катнашты.
10-12 ноябрьдә Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты базасында Татарстан гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында I Республика фән фестивале уздырылачак. Фестиваль, балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник иҗатын стимуллаштыру максатларында, үткәрелә.
“ЭКСПО-КАМА”да XVIII Бөтенроссия махсуслаштырылган “Мәгариф. Карьера-2014” күргәзмәсе эшли. Анда чыгарылыш сыйныф укучылары Чаллы каласы һәм тулаем Татарстанның, Россиянең 50дән артык югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе мөмкинлекләре һәм үзенчәлекләре белән таныша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International