Сергей Кравцов: «Уку процессы туктарга тиеш түгел»

2020 елның 4 апреле, шимбә

Мәгариф системасы өйдә укытуга, дистанцион технологияләрне куллануга максималь күчә, уку процессы туктарга тиеш түгел. Бу хакта бүген мәгариф министры Сергей Кравцов "Өй сәгате" онлайн-марафонының туры эфирында хәбәр итте. Трансляция вакытында Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы шулай ук педагогларның, мәктәп укучыларының һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирде.
«Россия Президенты билгеләп үткәнчә, эш көне булмаган көннәр 30 апрельгә кадәр дәвам итәргә тиеш. Димәк, балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары, көллиятләр һаман да үз диварларында дәресләр уздырмаячак ", - диде Сергей Кравцов. Ул укыту процессы өйдә дистанцион технологияләр кулланып узачак дип ассызыклады.
Мәгариф министрлыгы башлыгы төбәк җитәкчеләренең укыту процессының ничек оештырылачагы турында карар кабул итү вәкаләтләре барлыгын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International