18нче апрельдә 6нчы сыйныф укучылары математикадан бөтенроссия тикшерү эшләрен язачаклар

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

18нче апрельдә 6нчы сыйныф укучылары өчен математика буенча бөтенроссия тикшерү эшләре узачак. Тикшерү эшләре 6нчы сыйныфларда мәктәп карары буенча үткәрелә, анда Россия төбәкләреннән 31,7 мең мәктәп катнашачак.

Математика буенча эшне үтәүгә 60 минут вакыт бирелә. Барлыгы 13 бирем. Биремнәрне үтәгәндә дәреслекләр, эш дәфтәрләре, белешмәлекләр, калькулятор белән файдаланырга ярамый. Кирәк булса, катнашучылар каралама белән куллана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International