«Яз тамчысы» Республика фестиваленең гала-концерты узды

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

7 апрель көнне “Уникс” концертлар залында “Яз тамчысы” Республика фестиваленең гала-концерты узды. Чарада социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты Департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Беляков, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Гала-концертта шулай ук, 61 номинациядә бүләкләнгән 348 студент, 386 артист катнашты.

“Яз тамчы” инде 21нче тапкыр көллияттә, техникумда белем алучы студентларны бергә җыя.

Фестивальне Республика мәгариф һәм фән министрлыгы, Казанның башкарма комитеты балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, Татарстан һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эше буенча Советы, “ТР студентлар лигасы” оештыра.

Барлыгы 8 зона этабы уздырылды: Тәтеш, Чистай, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы.

Сайлап алу берничә номинация буенча уздырылды:

- “Белем бирү оешмасының концерт программасы” (30 минутлык тулы программа буларак билгеләнә)

- “Вокал”, “Хореография”, “Театр”, “Үзенчәлекле жанр”, “Арт-профи”, “Фото күргәзмә” (аерым чыгыш ясаучылар билгеләнә)

2017 елны фестивальдә Республика буенча 85 белем бирү оешмаларыннан 13 000 укучы катнашты (4300 артист һәм 8500 тамашачы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International