Татарстан Республикасы педагогик белем бирүче уку йортлары студентлары арасында Илһам Шакиров иҗатына багышлап үткәрелгән “Сандугач” Республикакүләм вокалистлар бәйгесе

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елның 14 нче декабрендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы педагогик белем бирүче уку йортлары студентлары арасында Илһам Шакиров иҗатына багышланган  “Сандугач” Республикакүләм вокалистлар бәйгесе үткәрелде. Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының программасы  нигезендә, Урта педагогик белем бирүче уку йотлары студентларының вокал сәнгатен, һөнәри әзерлеген үстерү;  милли сәнгать традицияләренә хөрмәт тәрбияләү,  сәхнә осталыгын үстерү максатыннан үткәрелде.

Конкурсатларыбызга  мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде:

ТР сының халык артисты Резеда Локман кызы Галимова;

ТР сының халык артисты артисты Закиров Рөстәм Риф улы;

ТР сының атказанган мәдәният хезмәткәре Мулланур Гаян улы Габитов;

Биектау районы мәдәният бүлеге җтәкчесе Борханова Лилия Зөфәр кызы;

Арча балалар сәнгать мәктәбе директоры Сабирова Гөлнара Барый кызы.

Бәйгедә Түбән Кама, Лениногорск,  Минзәлә, Яр Чаллы педагогия көллиятләреннән 25 студент катнашырга теләк белдерде.

Республикакүләм вокалистлар бәйгесе түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелде:

  1. Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирүче педагогик уку йортларында “Музыкаль белем” белгечлеге алучы студентлар:
  • Түбән курслар (I-II курс студентлары);
  • Югары курслар (III-IV курс студентлары);
  1. Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирүче педагогик уку йортларында башка белгечлек буенча белем алучы студентлар.

Конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә:

I. Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирүче педагогик уку йортларында “Музыкаль белем” белгечлеге алучы студентлар арасында (түбән курслар):

1 урын – Гарипов Динар, Арча педагогия көллияте;

2 урын – Һадиуллин Алмаз, Түбән Кама педагогия көллияте;

3 урын – Нәсифуллин Илсур, Яр Чаллы педагогия көллияте;

3 урын – Закирова Гүзәл, Арча педагогия көллияте;

3 урын – Вәлиев Аяз, Арча педагогия көллияте.

II. Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирүче педагогик уку йортларында “Музыкаль белем” белгечлеге алучы студентлар арасында (югары курслар):

1 урын – Яруллин Илһам, Арча педагогия көллияте;

2 урын – Гыйлметдинов Фәндүс, Арча педагогия көллияте;

3 урын – Вилданов Маннур, Арча педагогия көллияте;

III. Башка белгечлек буенча белем алучы студентлар арасында:

1 урын – Газизуллина Диләрә, Түбән Кама педагогия көллияте;

3 урын – Әхмәтҗанова Айгөл, Арча педагогия көллияте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International