Казанда “Илһам” яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
21 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе һәм җиңүчеләрне премияләр белән бүләкләү тантанасы узды.
“Илһам” бәйгесендә 722 иҗади эш белән 715 яшь язучы катнашкан. Алар арасында шигырьләр, проза һәм драма әсәрләре бар. Әлеге номинацияләр буенча 1,2,3нче урын алган җиңүчеләрне аерым билгеләделәр.
“Илһам” яшь язучылар бәйгесе йомгаклау чарасының бер өлеше Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтте, биредә лауреатларны бүләкләү тантанасы булды. Шулай ук , көн дәвамында яшь язучылар өчен әдәби остаханәләр, атаклы язучылар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, шәһәр буйлап экскурсияләр үткәрелде.
Бәйгенең оештыручылары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

Җиңүчеләр исемлеге:
Шигърият:
5-7 нче сыйныфлар
1. Хафизов Рәзил “Вакыт арбасына утырам да...” (Саба муниципаль районы Завод-Нырты урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы)
2. Мәхмүтова Энҗе “Әниләргә мәдхия” (Түбән Кама шәһәре 13 нче гимназия-интернатының 7 нче сыйныф укучысы)
3. Садриева Энҗе “Изге намаз” (Әтнә муниципаль районы Күәм урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы)

8-9 нчы сыйныфлар
1. Хәмидуллина Миләүшә “Мин тылсыичы булсам...” (Минзәлә муниципаль районы Тауасты Байлар урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы)
2. Шәйхетдинова Лилия “Тәрәзәләр – шагыйрь күзләре” (Нурлат муниципаль районы Чулпан урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы)
3. Хәбирова Динә “Кышкы кич” (Теләче муниципаль районы Алан урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы)
10-11 нче сыйныфлар
1. Акбирова Нурия “Тукайга мәдхия” (Балтач муниципаль районы Карадуган урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы)
2. Сафина Сәйлән “Төш” (Мамадыш шәһәре 2 нче лицееның 11 нче сыйныф укучысы)
3. Вәлиева Чулпан “Исем эзлибез” (Түбән Кама шәһәре 10 нчы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы)
Проза:
5-7 нче сыйныфлар
1. Шәйхетдинова Алисә “Күл буенда” (Балык Бистәсе муниципаль районы Олы Әшнәк төп гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы)
2. Сибгатуллина Гөлназ “Әни” (Яшел Үзән шәһәре 7 нче гомуми урта белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы)
3. Илюзә Кашапова “Фатихалы гомер” (Мөслим муниципаль районы Мөслим гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы)
8-9 нчы сыйныфлар
1. Нурыев Сәйдәш “Карбикә” (Башкортостан Републикасы Мәчетле районы Яңа Мөслим урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы)
2. Нигъмәтуллина Гөлинә “Яшисе килә” (Актаныш муниципаль районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы)
3. Гатауллин Ильяс “Рәнҗеш” (Азнакай муниципаль районы Зур Сукаеш авылы төп гомумбелем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы)
10-11 нче сыйныфлар
1. Хәертдинова Зөлфия “Атаман” (Актаныш муниципаль районы Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы)
2. Вилданова Зөһрә “Сихри алан” (Кукмара муниципаль районы Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәвеч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы)
3. Әхмәтгәрәева Гүзәл “Сүзебез машиналар турында түгел” (Яр Чаллы шәһәре 19 нчы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы)

Драматургия
8-9 нчы сыйныфлар
1. Нәбиуллина Фирүзә “Таллы елга сагышы” (Актаныш муниципаль районы Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы)
2. Мөхәммәдиева Айгөл, Минһаҗева Лилия “Яңа ел маҗарлары” (Әгерҗе муниципаль районы Салагыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5, 9 нчы сыйныф укучылары)
3. Хәсәнов Илгиз “Батырларның батыры” (Яңа Чишмә муниципаль районы Ленино гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы)
Галимов Айбулат “Кодагыйлар” (Буа шәһәре М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы)
10-11 нче сыйныфлар
2. Хәертдинова Зөлфия “Аида” (Актаныш муниципаль районы Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы)
3. Зиннәтова Диләрә “Язмышлардан узмыш юк” (Алабуга шәһәре Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International