“Федераль дәүләт мәгариф стандартын гамәлгә кертү шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик үсеше” дип аталган республика күләмендә гамәли семинар узды

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
2014 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында мәктәпкәчә тәрбия системасы хезмәткәрләре өчен “Федераль дәүләт мәгариф стандартын гамәлгә кертү шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик үсеше” дип аталган республика күләмендә гамәли семинар узды.
Семинарда катнашучыларны Мәгарифне үстерү иституты ректоры Ф.Х. Тарасова сәламләде һәм әлеге чараның бурычларын ачыклады.
Институтның укыту-методик эшләр буенча проректоры Л.Ф. Салихова Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирүнең шартлары һәм сыйфаты турында сөйләде. Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү лабораториясе мөдире Р.И. Латыпова мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартында урнаштырылган таләпләр белән таныштырды. Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү лабораториясе фәнни хезмәткәре С.Н. Башинова мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик үсеше буенча фәнни берләшмә ачу идеясы белән чыкты. Мәскәү дәүләт педагогик университетының эстетик тәрбия бирү кафедрасы доценты С.В. Погодина мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартын гамәлгә кертү шартларында балаларның сәнгати-эстетик үсешләренә игътибар бирү кирәклегенә басым ясады. Ул үткәргән үзенчәлекле мастер-классны семинарда катнашучылар “бала шәхесенең иҗади үсешенә заманча караш”, дип билгеләделәр.
Семинар ахырында “Перспектива” мәгълүмат-методик үзәк җитәкчесе мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик үсеше өчен кирәкле уен җиһазлары белән таныштырды.
Семинарда катнашучылар әлеге чараның мөһимлеге һәм актуальлегенә басым ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International