Югары уку йортына укырга керергә ничек әзерләнергә?

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Тиздән БДИ тапшыру башланачак, ә ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары  имтиханнар нәтиҗәләренә  ничек итеп баллар  өстәү турында борчылалар. Ә аларны нәрсә  өчен бирәләр, моны "Парламент газетасы" тикшергән.

Шәхсән яки "Дәүләт хезмәте" аша.

Документларны иң күбе биш югары уку йортына бирергә мөмкин. Әмма бер югары уку йортының берьюлы берничә факультетына бирү мөмкин түгел. Дөрес, гаризада бер факультетның берничә белгечлеген күрсәтү мөмкинлеге бар - өстенлек тәртибендә, ул вакытта абитуриентны ул беренче булып күрсәтәчәк юнәлешкә кертәчәкләр.

Документларны 25 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин, ләкин кайбер югары уку йортлары, аеруча иҗади юнәлештәге, өстәмә имтиханнар булган вузлар, документлар кабул итүне 7 июльдән 20 июльгә кадәр туктаталар, шулай булгач, төгәл датаны уку йортында  аныклау яхшырак.

Документларны югары уку йортына  килеп бирергә, шулай ук почта белән җибәрергә яки "Дәүләт хезмәтләре" ндә "онлайн вузга укырга керү" сервисыннан файдаланырга мөмкин. Алдан сайтта теркәлергә һәм анда үз мәгълүматларыңны тикшерергә кирәк: паспортның сериясе һәм номеры, СНИЛС, туган көне, ФИО һәм башка мәгълүмат дөрес язылганмы.

"Дәүләт хезмәте" аша гариза бирү өчен кирәк булачак документлар:

урта гомуми белем турында аттестат яисә диплом,  югары уку йорты тарафыннан исәпкә алына торган индивидуаль казанышларны раслый торган документлар, мәсәлән, олимпиада дипломнары, исәпләүгә махсус хокукларны раслаучы документлар турында белешмәләр, мәсәлән, ятим бала статусы турындагы белешмә, әгәр керү имтиханнарын тапшыру өчен аерым шартлар тәэмин итәргә кирәк булса, инвалидлык яисә сәламәтлек буенча чикләүләр турында белешмәләр, әгәр абитуриент максатчан квота буенча керсә максатчан уку турында килешү .

Ташламалар турындагы мәгълүматларны тикшерергә.

Волонтерлык эше шулай ук өстәмә баллар бирә, шуңа күрә системада мондый эшчәнлек турында мәгълүматлар бармы-юкмы икәнлеген алдан ук ачыклау яхшырак, волонтер китабы белән мәгълүматларны тикшерү яхшырак.

ГТО билгесе өчен шулай ук өстәмә баллар алырга мөмкин, әмма аларның саны төрле вузларда төрлечә.

БДИ нәтиҗәләрен "Дәүләт хезмәтләре" нең шәхси кабинетында Мәскәү вакыты буенча иртәнге сәгать уннан соң рәсми игълан ителгән көнне белергә мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International