Бүген чит телләр, биология һәм физика буенча вакытыннан алда БДИ тапшыралар

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Имтиханнарга 182 катнашучы гариза биргән: 114 кеше 5906 нчы номерлы (Казанның 6 нчы гимназиясе), 64 кеше 2601 нче ПЭ тапшыралар (Яр Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе). Бу уку елының 5 чыгарылыш сыйныф укучысы, узган елның 149 чыгарылыш сыйныф укучысы, көллиятләрнең 28 студенты имтихан бирәләр.

Физикадан БДИны 34 кеше тапшыра, биологиядән - 105 кеше, инглиз теленнән (язмача) - 41. Берәр  катнашучы  немец һәм француз телләре буенча гариза бирделәр (язмача).

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә белә алачак, БДИ катнашучылары барысы да - Рособрнадзорның "ГИА" бүлегендәге рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International