Бүген унберенче сыйныф укучылары БДИга керү өчен йомгаклау иншасы язачаклар

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Быел Татарстанда йомгаклау иншасында ,  11 нче сыйныф укучылары, барлыгы  15100 бала катнаша, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән 161 укучы. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар инша урынына изложение сайларга хокуклы. Шундый ук хокук өйдә укучыларда , дәвалау һәм махсус учреждениеләрдә, җәза үтәүчеләрдә дә бар.

Моннан тыш, узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары парта артына утырырга хокуклы, алар инде мәктәп аттестаты алган. Югары уку йортларында гуманитар юнәлешләрдә йомгаклау иншаларын индивидуаль казанышлар сыйфатында кабул итәргә һәм абитуриентларга баллар өстәргә мөмкин булачак.

Әлеге процедурада (авыру яки гаилә хәле аркасында) катнашмаган яки "незачет" алган укучылар өчен ике өстәмә вакыт : 1 февраль һәм 2023 елның 3 мае каралган. Башлана: 10.00  сәгатьтә.

Инша яки изложение язу вакыты  3 сәгать 55 минут (235 минут) тәшкил итә. Бирегә әзерлек өчен киткән вакыт кертелми.

Йомгаклау иншалары һәм бәян итүләр "зачет" яки "незачет" системасы буенча бәяләнә. Моннан тыш, уңышлы эшләр югары уку йортларына кергәндә шәхси казанышлар буларак исәпләнергә мөмкин.

Ике төп таләпнең берсен үтәмәгәндә, укучы автомат рәвештә "незачет" алачак.

Беренче төп критерий - ул күләм. Сүзләр саны  350 дән дә ким булмаска тиеш. 250 сүздән кимрәк күләмдәге эшне тикшермәячәкләр дә.

Икенче төп критерий - эшнең мөстәкыйльлеге. Нинди дә булса чыганактан күчереп язу яки чит текстны алдан ятлап язу  рөхсәт ителми.

Түбәндәге критерийлар да бәяләнергә: темага туры килү, аргументация, композиция һәм фикер йөртү логикасы, язма сөйләмнең сыйфаты, грамоталылык.

Йомгаклау изложениесенең критерийлары да :  мөстәкыйльлек һәм күләме,  ул 200 сүздән дә ким булмаска тиеш. Башлангыч текст элементларының эчтәлеге, мантыйклылыгы, кулланылышы, язма сөйләмнең сыйфаты, грамоталылык бәяләнә.

Эшләрне мәгариф оешмалары  һәм (яисә) башкарма хакимият органнары ның  махсус комиссиясе бәяләячәк, ә БДИдагы кебек федераль дәрәҗәдә түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International