Бүген география, әдәбият һәм химия буенча БДИ старт ала

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 26 майда география, әдәбият, химия буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә. Беренче имтихан көнендә 49 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шул исәптән 2 пункт – өйдә. Имтихан үткәрү пункты эшендә 2032 педагогик хезмәткәр катнашу планлаштырыла. Әлеге пунктларда онлайн-видеокүзәтү оештырылган.

26 майда Татарстанның имтихан үткәрү пунктларында беренче тапкыр «Интернет» челтәре буенча имтихан материалларын алу һәм имтихан үткәрү пункты аудиторияләрендә бланкларны Сканерлау технологиясе кулланылачак. Узган еллардагы кебек үк аудиториядә контроль-үлчәү материалларының тулы комплектын бастыру технологиясе кулланылачак.

26 майда имтиханнарга барлыгы 3 165 катнашучы гариза биргән.

География буенча БДИны-159, әдәбият буенча-883, химия буенча – 2 123 кеше тапшырачак.

Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.

Имтиханнар дәвамлылыгы:

География-3 сәгать,

Әдәбият-3 сәгать 55 минут,

Химия-3 сәгать 30 минут.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.

30 майда Татарстанның 16 меңгә якын унберенче сыйныф укучысы рус теленнән мәҗбүри БДИ тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International