Россия хөкүмәте студентлар тулай торакларын капиталь ремонтлауга 3 млрд. сум бүлеп бирде

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Россия Федерациясе хөкүмәте студентлар тулай торакларын капиталь ремонтлауга 3 миллиард сум акча юнәлдерде, дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте. 

Тиешле боерыкны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Акчаны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы, Россия Федерациясенең санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, һава транспорты федераль агентлыгына, Балыкчылык буенча федераль агентлыкка, тимер юл транспорты федераль агентлыгына караган югары уку йортлары алачак.

Россия Министрлар Кабинеты башлыгы тулай торакларны яңарту эшен, барыннан да элек, технологик һәм сәнәгать үсеше үзәкләре булган урыннарда алып барырга кирәк, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International