Шимбә көнне Татарстан мәктәпләрендә дәресләр булмаячак

2022 елның 29 гыйнвары, шимбә

Шимбә, 29 гыйнвар көнне, Татарстан мәктәпләрендә гадәти форматта уза торган дәресләр булмаячак. Укучылар өчен ачык һавада чаралар үткәрергә җыеналар.

«Бу шимбә көнне ачык һавада балалар белән чаралар үткәрергә планлаштырдык. Һәр мәктәп балалар белән шөгыльләнү форматын үзе сайлый», — диде Татар-информ» агентлыгында Татарстан мәгариф һәм фән министрының урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Аның сүзләренчә, мәктәпләр урамда спорт мәйданчыкларында спорт ярышлары, мәдәни-танып белү чаралары яки укучылар һәм аларның ата-аналары өчен гаилә көне уздыра ала.

Министр урынбасары дүшәмбе көнне мәктәпләрнең гадәти режимда эшли башлаячагын әйтте. Ялларда мәктәпләрне җыештыру, җилләтү, бактерицид лампалары ярдәмендә зарарсызландыру эшләре башкарылачак.

«Бу кагыйдә һәр атна өчен түгел, без моны хәзер генә эшлибез», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International