7 февральдән 14 мартка кадәр балалар һәм яшүсмерләрдә патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан «Ватан сагында» дигән V Республика балалар иҗаты конкурсы узачак.
Конкурста биш номинация тәкъдим ителгән:
1. «Компьютер графикасы» (график редакторда ясалган открытка-котлау, анимация һ. б.);
2. Коллектив эше: «Ватан сагында» стенгазетасы;
3. «Минем гаиләм геройлары» презентациясе;
4. «Театр иҗаты» (монологларның, сәхнә коллективларының, классларның, төркемнәрнең видеоматериаллары);
5. «Ватанны Саклаучыларга Дан!» (видеога сылтама).
Конкурста катнашучылар-7 яшьтән 18 яшькә кадәрге Татарстан мәгариф оешмаларында белем алучы укучылар. Ел саен анда республиканың 30 муниципаль берәмлегеннән 63 мәгариф оешмасыннан 180 кеше катнаша.
Конкурс укучыларның социаль активлыгын һәм гражданлык җаваплылыгын арттыруга, аларның иҗади потенциалын тормышка ашыруга ярдәм итә.