Татарстанда эпидемиологик хәл аркасында 7 мәктәп ябылган

2022 елның 29 гыйнвары, шимбә

27 нче гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә «иртәнге фильтр» ны уза алмаган укучылар саны 751 баланы тәшкил итә (1 сентябрьдән – 37 671). 

214 мәктәптә класслар таратылды. Барлыгы җиде мәктәп вакытлыча дәресләрдән азат ителде (3 мәктәп-Минзәләдә, 2 мәктәп – Лаешта, 1 мәктәп – Чирмешән һәм 1 мәктәп – Зәй муниципаль районнарында).

Тагын бер кат ата-аналарга игътибар итәбез: чирләү сәбәпле дәресләрдән азат ителгән балалар бер-берсе белән элемтәгә керергә һәм җәмәгать урыннарына барырга тиеш түгел.

Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе килде. Прививка ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International