Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы узды

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

1 декабрьдә Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов җитәкчелегендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы дәүләт оешмалары җитәкчеләрен аттестацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Татарстанда аттестация комиссиясе утырышы дистанцион форматта ZOОM программасында онлайн-конференция ярдәмендә уздырыла.

Аттестация комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләреннән 35 гариза каралды.

Барлык җитәкчеләр дә аттестация процедураларын уңышлы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International