Казанда «Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия конкурсы финалы старт алды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

15-19 ноябрьдә Казанда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең финалы узачак.

Финалны ачу тантанасы һәм Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.

Финалда конкурсның читтән торып сайлап алу этабын узган РФнең 42 төбәгеннән 85 финалист катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International