Чаллыда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Башта кунаклар мәгариф учреждениеләренең инновацион проектлары белән таныштылар, аннары “Муниципаль белем бирү системасының тотрыклы үсешен тәэмин итү” темасы буенча фикер алыштылар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллыда төпле белем бирү өчен уңайлыклар тудырылуын әйтте. Яңа уку елында 3 балалар бакчасы, 2 заманча гимназия ачыла. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларына капиталь ремонт ясала, спорт мәйданчыклары тәртипкә китерелә. Быел балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытуга 5 миллиард сумнан артык акча тотылды. 5000нән артык башлангыч сыйныф укучысы һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 500 укучы бушлай кайнар аш белән тәэмин ителгән.

“Балалар саны арту сәбәпле,  быел 24 мәктәптә белем бирү ике сменада оештырыла. Безгә РФ һәм ТР җитәкчеләре белән берлектә яңа бакчалар һәм мәктәпләр төзүне дәвам итәргә кирәк”, - диде мэр.
1 сентябрьдә 67 меңнән артык бала парта артына утыра. Аларның 8,5 меңе – беренче сыйныф укучылары. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, беренче сыйныфка баручылар саны ким дигәндә тагын ике ел артачак, шунлыктан ике сменалы эш әлегә котылгысыз. Рөстәм Хуҗин узган уку елы нәтиҗәләренә тукталды.  ОГЭ буенча 2, 26, 36, 57, 61, 76, 77, 78, 79нчы  мәктәпләр яхшы нәтиҗәләргә иреште. 249 кеше урта мәктәпне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлады. 34 укучы Бердәм дәүләт имтиханнарында 100әр балл җыйган. Кызганычка каршы, 183 чыгарылыш сыйныф укучысы аттестатсыз калган. Алар сентябрдә имтиханны яңадан тапшырачаклар. Көллиятне тәмамлаучыларның 42%ы эшкә урнаштырылган, 22,8%ы армиягә киткән, 17%ы югары уку йортына кергән. 
Җитәкче кайбер укучыларның белем дәрәҗәсе түбән булса да, 10нчы сыйныфка баруларына борчылуын белдерде. “Ата-аналар балалары белән бергә белемгә гадел бәя бирсеннәр иде”, - дип киңәш итте ул.

Шәһәр мәгарифенең уңышлары күп. БДИ һәм төрле бәйгеләрдә җиңү буенча Чаллы укытучылары Россия һәм Татарстандагы хезмәттәшләрен уздыра. Шул ук вакытта хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек.
Чаллының 3 һәм 53нче мәктәпләрендә аутист балалар өчен сыйныфлар бар. Рөстәм Хуҗин ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллиннан сөйләме һәм интеллекты начар үскән балалар өчен махсус төркемнәр ачуда һәм иске мәктәпләрне капиталь төзекләндерүдә ярдәм сорады. Мәктәпләргә башлангыч сыйныф, физика, химия, биология укытучылары җитми. Үз мәктәпләрен тәмамлаучыларны максатчан укыту буенча эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Быел максатчан программа буенча югары уку йортын тәмамлаган 44 белгечнең 10сы гына мәктәпләргә барган.

Шәһәр укучылары патриотик чараларда актив катнаша. Төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Яңа уку елында традицион чараларга тагын ике яңа акция өстәлә. Яхшы укыган, тәртипле балага “Батыр партасы” артында уку мөмкинлеге бирелә. Укучылар үзләре әзерләгән “Җиңү полотносы”н тотып, 9 майда мәйдан тирәли әйләнәчәк.

82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасы мөдире Резидә Исаева милли тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталды. “Безгә йөри торган 280 бала татар телен белә. Әмма ата-аналарның гаиләдә татарча сөйләмәве нәтиҗәсендә ул без теләгәнчә түгел”, - диде. Биредә ел саен инглиз-татар телләре төркемнәре туплана. Бакча хезмәткәрләре телләрне өйрәнү  буенча методик белешмәләрне үзләре эшли. Резидә ханым аларны бакчаларга тарату эшен җайга салырга кирәклеген искәртте.
35нче мәктәп директоры Марс Гафуров һөнәри осталык буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Чыгыш ясаучыларның барысы да киләчәк буынга белем һәм тәрбия биргәндә балаларга шәхси якын килеп эшләргә кирәклеген ассызыкладылар.

Министр Илсур Һадиуллин тулаем алганда Чаллы укытучыларының хезмәтен югары бәяләде һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне һәрьяклап якларга чакырды. “Киләчәк укытучылар кулында. Без бүгеннән башлап укытучыларны рухи, матди яктан якларга һәм сакларга, аларга төрле яклап ярдәм итәргә тиеш. Юкса, киләчәктә мәктәптә эшләргә кеше калмаячак”, - диде.

Соңыннан ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев фидакарь хезмәткәрләргә Мактау кәгазьләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International