Россия Федерациясе Хөкүмәте колледжларда һәм техникумнарда уку төркемнәре кураторларына бүләкләү өчен якынча 2 миллиард 800 миллион сум акча җибәрәчәк, дип хәбәр итә ТАСС Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга сылтама белән.
«Без урта һөнәри белемле белгечләр әзерләргә һәм тәрбия эшләре алып бара торган укытучыларга ярдәм итәргә планлаштырабыз. Көллият һәм техникумнарда уку төркемнәре кураторларына акчалата бүләкләүгә 2 миллиард 800 миллион сумга якын акча җибәрәбез», - диде Михаил Мишустин.
«Киләсе өч елга бюджетны әзерләгәндә әлеге түләүләргә акчаларны җиңел булмаган, әмма иң зур хөрмәткә лаек булган бик мөһим эшне башкарган кешеләргә ярдәм итү өчен алдан ук әзерләячәкбез», - дип өстәде Россия Хөкүмәте башлыгы.