Казан бюджетыннан мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә 167 млн сум бүлеп биреләчәк

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Казанда социаль-мәдәни өлкә объектларының, беренче чиратта, балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең иминлеген тәэмин итү чараларына, шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә 65 млн сум юнәлдереләчәк. Бу яңа уку елы башланганчы ук мәгариф учреждениеләре иминлеген мониторинглауның нәтиҗәле системасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Мондый карарны бүген шәһәр мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта террорчылыкка каршы комиссия утырышында яңгыратты.

И.Метшин билгеләп үткәнчә, «Балалар иминлеге – ул җитәкчеләр, олылар, ата-аналар буларак безнең изге бурычыбыз. Өстәмә 102 млн сум без бүлеп бирәчәкбез, – дип өстәде ул. – Әлбәттә, безгә бүген дәүләт башлыгы кушуы буенча эш алып барыла торган гомуми карар кирәк. Бу карар бик зур акчалар таләп итә – Казанга гына да 1 млрд сумнан артык акча кирәк. Тик без болай гына көтеп утырмыйбыз».

Киңәшмә барышында шулай ук Казанда 1 июньдә төзелгән террорчылыкка каршы саклану буенча мәгариф учреждениеләрен тикшерү һәм аларның категорияләре буенча комиссия эшчәнлегенең башлангыч нәтиҗәләре турында да фикер алыштылар. Билгеле булганча, 1 июльгә комиссия ТР башкаласында эшләүче барлык 809 муниципаль социаль-мәдәни объектны карап чыгуны тәмамлый һәм яңа уку елы башына аларның һәркайсы паспортлаштырылачак. Хәзерге вакытта документлар 96% мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте объектларына бирелгән. Метшин ассызыклаганча, лагерьларда ял итүче балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш шулай ук җентекле оештырылырга тиеш. Балалар лагерьга кергәнче һәр оешманы тикшерү сериясе көтә, ә лагерь җитәкчелеге Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан эшкә рөхсәт алырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, май аенда Россия Хөкүмәте балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерү өчен билгеләнгән объектларның террорчылыктан саклануына карата таләпләрне раслады. РФ милли гвардиясе гаскәрләре бүлекчәләренә тревога хәбәрләрен тапшыру системасын урнаштыру гомуми мәҗбүри таләп булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International