Татарстанда рус теле буенча йөз баллчылар саны артты

2021 елның 19 июне, шимбә

2021 елның 18 июнендә Татарстан Республикасында рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре расланды. Имтиханда 15672 кеше катнашты.

100 баллны 102 катнашучы алды (2020 елда - 97).

80 һәм аннан күбрәк балл җыйганнар 6397 кеше (40,82%).

Татарстан Республикасында рус теле буенча БДИның уртача баллы 74,72 тәшкил итә. 24 баллы бусаганы 12 катнашучы (0,08%) уза алмаган.

Рус теле буенча минималь бусаганы уза алмаган ГИА катнашучылары рус теле буенча БДИга кабат резерв срокларда кертеләчәк.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә белергә мөмкин, барлык БДИ катнашучылары – Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty/ һәм http://checkege.rustest.ru/. Шулай ук «РЦМКО» ДБУ сайтында «Бердәм дәүләт имтиханы» бүлегендә http://rcmko.ru/ege/ имтихан нәтиҗәләрен алу өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчү каралган.

Рус теленнән БДИ катнашучыларының куелган баллар белән килешмәве турындагы апелляцияләре 22 һәм 23 июньдә эш көннәрендә кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International