ТР хакимияте Чаллыда мәктәп төзү өчен 1 млрд сумга якын акча җибәрәчәк

2021 елның 19 июне, шимбә

Чаллыда полилингваль мәктәп төзелешенә Татарстан бюджетыннан 1 млрд сум акча бүленеп биреләчәк. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

“1 224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше, Чаллы шәһәре, Чулман проспекты. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 996 200 145,82 сум тәшкил итә ", - дип хәбәр ителә документларда.

Төзелеш-монтаж эшләрен, шулай ук җиһазларны урнаштыру һәм монтажлауны 2021 елның 31 декабренә тәмамларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International