Бер ай эчендә БДИга ничек әзерләнергә

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

Рус теле буенча БДИда нинди бирем мәктәп укучылары өчен еш кына иң катлаулысы була? Ничек кенә күңелсез булмасын, әмма рус теле буенча БДИның беренче биремендә үк текстны укыганда күп хаталар китә. Укучыдан текстта нәрсә турында әйтелгәнен укырга һәм аңларга кирәк. Төп фикерне аңларга, ул тапшырыла торган җөмләнене табарга һәм ул җөмләнең номерын язарга кирәк.

- Бу бирем уйланып укуны таләп итә. Әмма укучылар еш кына текстны билгеләр, сүзләр җыелмасы буларак кына кабул итә. - дип сөйләде  Любовь Яровенко, "Россия ел укытучысы - 2020" конкурсы финалисты, Муравленко шәһәренең Күппрофильле лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы. - Хәзерге балалар күп укыйлар һәм язалар, әмма нәрсә? Хәбәрләр, фото һәм видео астында кыска имзалар. Ә ахырда смайликлар куялар, алар хис-кичерешләрне һәм үз мөнәсәбәтен белдерә торган текстны алыштыралар. Тургеневның «Әтиләр һәм балалар» романы эпизодын исегезгә төшерегез. Анда сүз Базаровның Николай Петрович Кирсанов белән очрашуы турында бара: «Базаровның нечкә иреннәре чак кына кыймылдады; ләкин ул берни дә әйтмәде». Бу бер фраза күп нәрсә турында сөйли. Ләкин аны укый һәм аңлый белергә кирәк. Мондый текстны нинди смайлик белән алмаштырырга мөмкин?

Калган бер ай эчендә нәрсә эшләргә була соң? "Көн саен, калган вакытта, уку өчен, 30-40 минут вакыт бирегез. Дөресрәге, укуга өйрәнү өчен, - дип киңәш итә Любовь Яровенко. - Теләсә кайсы матур әдәбият әсәрен алып, биттәге ике-өч абзац булса да (күпме өлгерсез), тик игътибар белән һәм җентекләп тикшерегез. Төрле-төрле сорауларга җентекләп җавап бирегез: кая киткән, ни өчен, кем белән, нәрсә белән, ни өчен, нинди максат белән, юл яки сәяхәт ничек тасвирлана, автор теге яки бу сүз белән һаваны, табигатьне ничек тасвирлый, ни өчен төп геройга үз гамәле өчен оят яки ул ник борчыла?…"

Өй күнегүләре өчен нинди әсәрне сайлап аларыга? "Әсәр күбрәк булган саен, аның мәгънәсе дә күбрәк. Әмма укучылар зур текстларны бик яратмыйлар. Шуңа күрә, әйтик, Набоковны, аның  "Болыт, күл, башня"сын, Бунинның "Чиста дүшәмбе"сен, Андрееваның "Баргамот һәм Гараська"сын алырга була. Бу зур булмаган әсәрләр, әмма аларда эчтәлекле катламнар күп", - дип киңәш итә педагог.

Кыенлыклар тудыручы тагын бер бирем — төп мәктәптән. Бу — язудагы алышынмый торган приставкаларның (ПЕРЕ-, ПО-, НАД-, ПОД- ) дөрес язылышы.

"Дәресләрдә укучылар гадәттә мондый биремнәрне яхшы үтиләр, әмма БДИда хаталар ясыйлар, - ди Любовь Яровенко. Бәлки, сәбәп биремне билгеләүдә. Дәресләрдә сиңа "сүз яз", диләр, ә имтиханда - "җавапларның вариантларын табарга һәм күрсәтергә кирәк, аларда бер рәт сүзләрдә бер үк хәреф язылган, һәм җавапларның номерларын язарга кирәк".

Хәер, аның сүзләренә караганда, быел 4 сыйныфта Бөтенроссия тикшерү эшләрендә балаларга БДИда очрарга мөмкин булган биремнәр формулировкасы тәкъдим ителгән. Шуңа күрә тренировкалар башланды инде.

"Бәлки, БДИга сочинениене үтәү өчен, үзеңне укырга мәҗбүр итәргә тиешле әсәрләрнең минималь исемлеге бардыр?"

"Рус теле буенча БДИга инша язу өчен (27 бирем) нинди дә булса әсәрләрне махсус белү кирәкми. Үз позицияңне нигезләү сыйфатында тормыш тәҗрибәсен, фәнни, публицистик әдәбиятны, нинди дә булса иҗтимагый күренеш турында фикерләрне җәлеп итәргә мөмкин".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International