Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Халыкара экологик белем көнендә экодәресләр узачак

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Акция Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Экология» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла, оештыручылар - «Делай!» Бөтенроссия волонтер-экологлар оешмасы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның эксперт советы.

«Балаларны әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәттә булырга, табигатебезне саклап калырга, бу  дөнья  кешенең игътибарына никадәр мохтаҗ булуын аңлатырга өйрәтү мөһим. Балалар шуны аңларга тиеш, аларның көндәлек гамәлләренә су һәм һаваның чисталыгы, кошларның, хайваннарның һәм бөтен тереклекнең тормышы бәйле. Аларга планетаның уртак зур йортыбыз булуын һәм анда үзеңне акыл белән, аңлы рәвештә һәм мәхәббәт белән тотарга кирәклеген аңлау кирәк. Экология – балаларыбызга бирелә торган белемнең иң мөһим өлешләренең берсе", — дип шәрехләде мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко.

Педагогларга катнашу өчен "Делай" сайтында теркәлергә һәм методик материалларга һәм презентацияләргә керү мөмкинлеге алырга кирәк. Дәресләр уздырганнан соң, шәхси кабинетка дәрес турында хисап тапшырыла, аннары катнашучылар сертификатлар алалар.

Үткәрү көне: 2021 елның 15 апреле.

Акция үткәрүгә гариза: «Делай!» сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International