«Ел тәрбиячесе-2021» һөнәри конкурсының республика этабы финалы башланды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Татарстанда «Ел тәрбиячесе-2021» Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабының финалы башлана.

Конкурс финалында зона этабы барышында сайлап алынган 30  катнашучы көч сынашачак. Болар – “Ел тәрбиячесе” номинациясендә 20 катнашучы, 10сы – “Туган телдә тәрбия төркеме тәрбиячесе” номинациясендә.

Финал өч бәйге сынавын үз эченә ала: мастер-класс, балалар белән педагогик чара, “түгәрәк өстәл”дә катнашу. Конкурс финалы йомгаклары буенча өченче этапның конкурс чаралары өчен җыелган баллар саны буенча конкурсның абсолют җиңүчесе (1 урын), «Ел тәрбиячесе» номинациясендә конкурс призерлары (2,3 урын), «Туган телдә тәрбия төркеме тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче (1 урын);  «Туган телдә тәрбия төркеме тәрбиячесе» номинациясендә конкурс призерлары (2,3 урын).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International